Лимонлы кекс
Баулы хуҗабикәләренә кекс рецептын тәкъдим итәбез
Кекс өчен 1,5 стакан он, 0,5 чәй кашыгы сода, 0,5 чәй кашыгы камыр йомшарткыч, 1 стакан шикәр комы, 3 данә йомырка, 2 аш кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы ванилин, ит тарткычтан үткәрелгән 2-3 чәй кашыгы лимон кабыгы, бер лимон согы, 0,5 стакан көнбагыш мае кирәк булачак.
Духовканы 180 градуска кадәр кыздырабыз. Кекс салыначак форманы көнбагыш яки атланмай белән буйыйбыз һәм бераз он сибәбез. Зур савытта он, сода, камыр йомшарткычны бергә кушабыз.
Икенче савытта йомырка, шикәр комы, май, ванилин, лимон кабыгын һәм согын миксер белән бутыйбыз. Аны онлы катнашмага кушабыз, яхшылап болгатабыз. Камырга көнбагыш мае салып, янә болгатабыз һәм формага салып, духовкага 30 минутка пешерергә куябыз.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев