Лимонлы-алмалы суфле
Манный ярмасы белән лимонлы-алмалы суфле — гаҗәеп йомшак, хуш исле десерт!
Манный ярмасы белән лимонлы-алмалы суфле
4 алманың үзәген алып, ваклап турап, эретелгән атланмай белән майлыйбыз, шикәр комында әвәлибез. Зур формага таратып салып,+ 170 °С ка чаклы җылытылган газ миченә 25–30 минутка тыгып куябыз.
Суфле өчен ярты литр сөтне кайнатып чыгарабыз, утны киметеп, 2 аш кашыгы шикәр комы, 70 г манный ярмасы, 70 г йөзем салып, 3-4 минут дәвамында даими болгатып торабыз.
Зуррак савытка бушатып, 4-5 минут тотабыз.
4 йомырканы ватып, агын сарысыннан аерып алып, берничә тамчы лимон согы тамызып, калган шикәр комын өстәп, блендерда әйбәтләп күпертәбез.
Суына төшкән һәм куера башлаган манныйлы катнашмага йомырка сарыларын кушып болгатабыз. Лимонлы, татлы, күпертелгән йомырка агын өлешләп кушып болгата-болгата, манныйга катнаштырабыз.
Катнашманың яртысын формага бушаткач, духовкада пешеп йомшара төшкән алмаларны суфле өстенә таратып салабыз.
Калган суфлены алмалар өстенә тигезләп түшибез. +190 °C ка чаклы җылытылган газ мичендә 25 минут пешерәбез.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев