Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Ләйсәнә Таһировадан алма һәм кара җимеш белән пешергән каз рецепты

Салих авылында яшәүче Ләйсәнә Таһировадан бәйрәм табынына каз пешерү рецептын тәкъдим итәбез

Башта каз түшкәсен салып тотар өчен тозлык әзерлибез. Ул болай әзерләнә: 8-9 аш кашыгы тозга каз күмелерлек су салабыз һәм  12 сәгатькә калдырабыз. Аннары, казны судан алып, яхшылап корытабыз. Каз түшкәсенә сөртер өчен, 2шәр аш кашыгы бал, аджика, горчица белән катнашма ясыйбыз. Аны казның эченә һәм тышына сөртеп, 4-5 сәгатькә калдырып торабыз. Аннары эченә алма, кара җимеш тутырып, фольгага төреп куеп, бик кызу итмичә генә  ике сәгать тирәсе пешерәбез. Пешеп чыккач, өске ягындагы фольгасын алып, тагын 10-15 минут өске өлешен кызартып алабыз. Мондый рецепт белән казны мин, гадәттә, Яңа ел табынына пешерәм. Бик тәмле килеп чыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев