Кызыл шомырттан квас рецепты
Кызыл шомырт үстерүчеләргә рецепт тәкъдим итәбез
Кирәк: 3 литр су, 3 стакан кызыл шомырт, 300 грамм шикәр комы, ярты бал кашыгы «тере» чүпрә.
Шомыртны юарга һәм 150 грамм шикәр комы белән болгатып төнгә калдырырга. Аннары болгатырга һәм 3 литр су, калган шикәрне һәм чүпрәне салырга. Кабат 10-12 сәгатькә калдырырга. Шуннан соң аны сөзәргә.
Шәп квас килеп чыксын өчен тагын 1-2 көн тотарга һәм салкынга куярга.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев