Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Кышкылыкка салат

Кыш көне ашау өчен сезгә бик тәмле һәм файдалы салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк: 

кәбестә (1 кг), татлы борыч (1 кг), помидор (1 кг), кишер (1 кг), кыяр (1 кг). Шулай ук 5 чәй кашыгы тоз, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан аш серкәсе, 5 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак.

Кәбестәнең өске катламын алыгыз. Калган өлешен вак итеп турагыз. Кишерне нәзек итеп, озынча турагыз. Эре угычтан чыгарырга да була. Суганны әрчеп, ярымбоҗралап турагыз.

Борычның орлыгын алып, шулай ук озынча итеп турарга кирәк.
Помидорларны эре итеп турарга. Кыярны боҗралап турагыз һәм яшелчәләрнең барысын бергә зур кәстрүлгә салырга.
Аерым савытта салат өчен маринад ясарга. Моның өчен аш серкәсе һәм үсемлек маен бергә кушып болгатырга. Шуңа шикәр комы, тоз кушарга.

Әлеге катнашманы яшелчәләр өстенә сибеп, яхшылап болгатырга.
1 сәгать тотканнан соң салатны утка куярга һәм кайнау чыкканнан соң 5-10 минут пешерергә. Аннан соң кайнар килеш банкаларга тутырырга.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев