Кыш көне хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтер өчен, рассольник рецепты тәкъдим итәбез. Кышын аны, шулпага салып, кайнатып чыгарасы гына кала.
Кирәк:
0,5 кг перловка
3 кг кыяр
1 кг кишер
1 кг суган
0, 5 л томат пастасы
5 аш кашыгы шикәр комы
250 г үсемлек мае
4 аш кашыгы тоз
100 г уксус
Иң элек перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.
Аннары кыяр, кишер һәм суганны турыйбыз да 30 минут үзләрен генә пешерәбез. Шуннан соң яшелчәләргә перловка, томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып, янә 15 минут пешереп алабыз.
Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкачлап, әйләндереп, төреп куябыз.
Нет комментариев