“Королевская ватрушка”
Баулы хуҗабикәләренә «королевская ватрушка» рецептын тәкъдим итәбез
180 гр атланмайны 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), шул кадәр үк чәй содасы, 2 стакан он белән бергә уабыз.
Эчлек өчен:
400-450 гр эремчек, 1 ст шикәр комы, 4 күкәй, 8 гр ванилинны бергә кушып болгатабыз.
Табага уып ясалган камырның 2/3 өлешен салып, кырыена кадәр күтәртеп тигезлибез. Шуңа әзер эчлегебезне җәябез. Калган камырны өстенә сибеп бетерәбез дә, 180 градуслы кайнар мичтә матур саргылт төскә кергәнче пешерәбез.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев