Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Кишердән тәмле ризыклар

Кишердән тәмле ризыклар. Ит, балык, ярма, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән җиңел яраша торган бу тамыразыктан аш, салат, винегрет, соус, мусс, сок, десертлар әзерлибез, пирог пешерәбез.

Кишерле ясмык ашы

Пешерү өчен: 600 г кишер, 140 г кызыл ясмык, 1 л шулпа, 125 мл сөт, 2 чәй калагы тмин орлыгы, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, бер чеметем чили борычы, тоз, 200 мл йогурт кирәк.

Тирән кәстрүлдә тмин белән борычны 1–2 минут кыздыргач, зәйтүн мае, кыргычта кырылган кишер, сөт, шау кайнар шулпа, ясмык өстәп, ярма йомшарганчы 15–20 минут кайнатабыз. Блендерда издереп, тәменчә тоз сибәбез. Тәлинкәләргә бүлгәч, һәркайсына берәр аш кашыгы йогурт өстибез. Табынга чыгаргач, янына җиңелчә кыздырылган ипи телемнәре куябыз.

Кыздырылган кишер, чәчәк кәбестә, перловка салаты

Әзерләү өчен: 1 кәбестә, 3 кишер, 2 чәй калагы тмин, 1 ч.к. бал, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 200 г ярма, 100 г кузаклы фасоль алабыз.

Салатка тәм кертәчәк катнашмага: берәр уч петрушка, бөтнек, 1 а.к. гәрчич, 100 мл зәйтүн мае, 30 мл алма уксусы кирәк булачак.

Эш барышы: юып, түгәрәкләп туралган кишер һәм учарлары аерым өлешләргә бүленгән чәчәк кәбестәгә тмин, бал, май өстәп, тәменчә тоз сибеп, тирән савытта әйбәтләп болгатабыз. Пергамент җәелгән формага тутырып, +220°С кайнарлыктагы газ мичендә 30 минут пешерәбез.

Кичтән юып, кайнар суга салып бүрттерелгән перловка ярмасын 40–45 минут чамасы (йомшарганчы) сулы кәстрүлдә пешерәм. Өлгереп җитәргә биш минут кала, яшел фасоль өстим, тоз сибәм. Суын түгеп, калган майны салып болгатабыз.

Барысын бергә блендерда издереп, паста хәленә китерәм. Табынга чыгарганда, киң тәлинкәгә бүленгән перловка боткасы һәм фасоль янәшәсенә кыздырылган яшелчәләрне матурлап тезеп салам, өсләренә хуш исле тәмләткеч сибеп җибәрәбез.

Кишер, әфлисун, авокадо салаты

Ясау өчен: 3әр данә әфлисун, кишер, 2 авокадо, бер учлам рукола, 1 аш кашыгы зәйтүн мае кирәк.

2 әфлисунны кабыгыннан чистартып, телемләп турыйм. Кишерне эре тишекле кыргычтан кырам. Тәлинкә төбенә рукола яфраклары салып калдырабыз.

Авокадоны кисеп, орлыгын алып ташлап, кабыгыннан чистартып, турап, әфлисун телемнәре белән аралаштырып, кишер өеме тирәсенә тәлинкәгә матурлап тезәбез.

Өченче әфлисунның кабыгын кыргычта кырам, согын сыгам, сыек май һәм цедрасын кушып болгатам. Тәм керткеч заправканы салатка сибәбез.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев