“Хычины” пешерү рецепты
Баулы хуҗабикәләренә "Хычины" рецептын тәкъдим итәбез
Кирәк булачак:
1 пакет (500мл) җылымса кефир (3,2%)⠀
чәй содасы (1 бал кашыгы )
он
300 грамм сыр (адыгея һәм сулугуни катнашмасы яхшырак)⠀
3-4 бәрәңге (уртача зурлыкта)
тоз
атланмай. ⠀
Беренче камыр басабыз: кап-кайнар чирек (1/4) стакан суга бер бал кашыгы сода салып болгатабыз һәм җылы кефир өстенә салабыз. Бер чеметем тоз сибәбез, он салып йомшак камыр басабыз. Камырны каплап, 30 минутка җылы урынга куеп торабыз.
Ул арада бәрәңгене пешерәбез, суын агызабыз, төеп бәрәңге быламыгы (картофельное пюре) эшлибез.
Сырны угычтан уабыз, бәрәңге белән кушабыз, кирәксә-бераз тозлыйбыз. Эчлек әзер. ⠀
Камырны уртача шарчыкларга бүләбез (минем 8-9 тирәсе чыга), өчпочмакка җәйгән кебек, нәни көлчәләргә җәябез.
Көлчә (лепешка) эченә эчлекне салабыз, ит пәрәмәче эшләгән кебек уртасына камырны җыйдыртабыз һәм тишеген каплап, йомып куябыз. Шарчыкны әйләндерәбез. Ике ягын да онлап алабыз һәм эчендәге эчлеген чыгармас өчен әкрен генә җәябез. (Бик юка җәймәгез)
Коры табаны бераз кыздырабыз һәм көлчәләрне коры табада, уртача утта икешәр минут чамасы пешереп алабыз. Көлчәләр онлырак булганда яхшырак пешә. Көлчәләрне пешереп өеп куябыз.⠀
Бер пачка атланмай эретәбез. Көлчәләрнең һәрбер ягын яхшылап майлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев