Хөрмә кексы
Сезгә хөрмәдән кекс пешерү серләрен санап үтәбез
Кирәк:
12 данә кекс өчен:
* он – 250 г;
* тоз – чеметем;
* чәй содасы – 1/2 чәй кашыгы;
* шикәр комы – 4 аш кашыгы;
* сыер мае – 90 гр.
* йомырка – 2 данә;
* эрерәк хөрмә – 1 данә;
* әстерхан чикләвеге – ярты стакан;
* төелгән дарчин (корица) – 1 ч. ложки
Глазурь:
* рикотта сыры – 200 г;
* шикәр – 2 аш кашыгы;
* ванилин – пычак очында.
Эш барышы:
1. Он, шикәр, чәй содасы, тоз, дарчин бергә кушып, болгатабыз.
2. Хөрмәне турап, блендерда әйләндерәбез.
3. Изелгән хөрмәгә йомырка, эретелгән май өстәп, тагын әйләндерәбез.
4. Ике савыттагы массаны кушып, болгатабыз.
5. Чикләвекне табада кыздырып суыткач, пычак белән турыйбыз. Әзер катнашмабызга сибәбез.
6. Катнашаманы силикон формаларга салып, 205 градуска җылытылган мичтә 25 минут тотабыз.
7. Сырга шикәр комы һәм ванилин сибеп болгатабыз.
8. Әзер кекслар өстенә глазурьне сөртәбез
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев