Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Кефирдан бик җиңел торт

Баулы хуҗабикәләренә бик җиңел кенә ясала торган торт рецепты

Камыр өчен 3 йомырка, 1 стакан кефир, 1 стакан шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы аш содасы (аш серкәсе белән сүндерелгән), 2 стакан он, 1 чәй кашыгы какао кирәк.

Кремны исә 500 гр каймак һәм 100 гр шикәр комыннан ясыйбыз.
Камырны әзерләү өчен барлык ризыкларны да бергә кушып, яхшылап бутыйбыз һәм икегә бүләбез. Бер өлешенә какао кушабыз.
Ике коржны аерым пешереп, суытабыз һәм урталай бүләбез. (Барысы 4 корж барлыкка килә).
Каймакны шикәр комы белән яхшылап болгатабыз һәм коржлар арасына сылыйбыз. Чикләвек, цукатлар да кушарга мөмкин.
Тортны 3 сәгатькә суыткычка куеп торырга да онытмагыз.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: фрипик,ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев