Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Каймаклы соуста пешкән тавык ите рецепты

Уңайлы гына рецепт тәкъдим итәбез

Бу ризыкны әзерләү өчен: 1 кг тавык филесы, 1 чәй кашыгы горчица, 1 стакан югары майлылыктагы сөт өсте, 3 тырнак сарымсак, 4 ботак (кечкенә) тимьян, 100 гр каты сыр, кыздырып алу өчен үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.

Иткә ике яклап яхшылап тоз һәм борыч сөртегез. Итне кызган табада, алтынсу төскә кергәнче, ике яклап кыздырып алыгыз.
Сөт өстенә сарымсакны вак угычтан чыгарып салыгыз. Шулай ук горчица, тимьян яфраклары кушыгыз, бераз тоз һәм борыч сибеп, яхшылап бутагыз.
Сырны вак угычтан чыгарыгыз.

Кыздырылган итне ит пешәчәк савытка салыгыз. Өстенә соусны агызыгыз һәм сыр сибегез.
Тавык 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешәргә тиеш. Артыгын тотмагыз, ит сусыллыгын югалтуы бар.
Ризыкны өстәлгә кайнар килеш чыгарырга.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев