Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Каймак бәлеше рецепты

Күпләр яраткан каймаклы-эремчекле бәлешләрнең бик тиз әзерләнә торган рецептын «Атна вакыйгалары» газетасы тәкъдим итә.

Камыр өчен кирәк: 2 йомырка, 100 г шикәр комы, чеметем тоз, ванилин, 200 мл каймак, 200 г он, 2 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш калагы көнбагыш мае.

 

Эчлек өчен кирәк: 3 йомырка, 500 г эремчек, 100 г шикәр комы, 2 аш калагы манный ярмасы, ванилин.

 

Рецептта күрсәтелгән продуктлардан коймакка кебек сыек камыр ясарга.

 

Аннары эремчекле эчлекне күпергәнче болгатып әзерләп куярга.

 

Табаны майларга, төбенә-кырыйларына он сибәргә һәм сыек камырны агызырга.

 

Камырның кырыйларына бик җиткермичә генә, уртасына калак белән эремчекле эчлекне салырга һәм өстен матур итеп тигезләргә.

 

Бәлешне газ мичендә 170 градуста 40-45 минут тирәсе пешерергә.

Чыганак

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев