Кабактан сок ясыйбыз
Быел кабак уңышы яхшы булды. Ә Баулы хуҗабикәләре аннан төрле тәмле ризыкларны оста әзерли.
Мәсәлән, бик файдалы да, тәмле дә кабак согы. Ул бик җиңел әзерләнә.

Кабак согы ясар өчен 1-2 зур кабакны юабыз, төшләрен алабыз. Кабак төше үзенә файдалы. Аны киптерергә куябыз. Кабакны әрчеп, турыйбыз һәм зур гына савытка пешерергә куябыз. Кабак пешеп чыга, бераз суынгач, блендер ярдәмендә пюре хәленә китерәбез. Шул массага үзегезгә кирәгенчә шикәр комы, лимон кислотасы салабыз. Теләгән кеше апельсин салып та кайната ала. Кабак белән бергә шулай ук кишер һәм алма да кушып пешерергә була.
Сок болай эчәргә дә, кышка тимер капкач белән ябып куярга да тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев