Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабак шарлоткасы

Баулы хуҗабикәләренә кабак шалоткасы рецептын тәкъдим итәбез .

300 гр кабак, 4 алма, 0,5-1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3-4 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы корица

Йомыркага шикәр комы салып, яхшылап күпергәнче болгатабыз. Моның өчен йомырка салкын булырга тиеш. Аннары сода белән онны салабыз. Алма белән кабакны вак итеп турыйбыз, өстенә шикәр комы белән корица сибәбез.

Камырның өчтән бер өлешен майлы табага агызабыз. Эчлекне салгач, аның өстенә калган камырны бушатабыз. Ярты сәгать 180 градус эсселектәге мичтә пешерәбез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев