Исергәп авылында яшәүче Миләүшә Хәбировадан өчпочмак рецепты
Татар хатын-кызлары аш-суга оста икәнлеген сөйләп тору кирәкмәс. Уңган хуҗабикәләр милли ризыкларга өстенлек бирә һәм үзләре белгәнне бик теләп башкалар белән дә бүлешәләр.
– Милли ризыклардан өчпочмакка өстенлек бирәм. Рецепты инде аның һәркемгә билгеле, – ди Миләүшә Хәбирова. – Аны мин болай әзерлим: 150 грамм каймак, 100 грамм эретелгән атланмай, бер чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы серкә белән сүндерелгән сода, иләнгән он салып, каты итмичә генә камыр басам да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлек әзерлим. Өчпочмак өчен мин тана итен вак итеп турыйм, аңа бераз каз ите кушам. Каз, үрдәк итеннән әзерләнгән өчпочмак тәмле була. Гаиләдәгеләр ничек ярата бит: кем – майлы, кем – майсыз. Кирәк кадәр суган турап, тоз, борыч салып, итне алдан болгатып куйсаң, ит тәмләнә тора. Аннан кирәк кадәр бәрәңгене, вак итеп турап, тоз-борычны тәменчә салып, барысын бергә кушкач, эчлек әзер була. Камырны токмач җәеме кебек итеп җәям. Аннан кирәк кадәрле зурлыктагы форма белән (мин тәлинкә яки капкач кулланам) түгәрәкләр кисәм. Түгәрәкләргә эчлек салып, өчпочмаклар ясыйм. Аларны кызган майлы калайга тезәм һәм, өсләренә чи йомырка сөртеп, духовкага куям. Бер сәгать чамасында пешеп тә җитәләр. Өсләрен майлап, шулпа яисә катык белән табынга чыгарырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев