Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Җиләк-җимеш бәлеше эчлеге сыек булса...

Ул агып чыгып җанга тия әле. Моның ничек булдырмаска?

Эчлеге сыек булган «ачык» бәлешләр (әйтик, җиләк, шомырт бәлеше), гадәттә, табага агып чыгып, камырны боза. Моны булдырмас өчен нишләргә?

Сыек эчлеккә печенье яисә сохарине онга әйләнгәнче төеп салырга мөмкин. Өстенә төелгән дарчин (корица) сипсәң, тагын да әйбәтрәк, дип яза "1001 киңәш" порталы. 

Бәлеш эченә берничә урынга куыш эчле кыска токмач («перья») урнаштырырга да була. Болай эшләгәндә, җиләк суты кайный башлагач, токмач өскә күтәреләчәк һәм табага агып чыкмаячак. Бәлеш пешкәч, токмачны алып куябыз да – шуның белән шул. Бу очракта токмачның каты сортлы бодайдан җитештерелгәне әйбәтрәк.

Эчлек өстенә 1–2 чәй калагы манный ярмасы сибүчеләр дә бар. Сутны үзенә сеңдереп, эчлекнең агып чыгуын булдырмый ул. Манный урынына төелгән солы лачаулары кулланырга да мөмкин. Бәлештә ярманың тәме сизелми.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев