Яңа елга пилмән рецепты
Тиздән барыбызның да көтеп алынган бәйрәме – Яңа ел җитә. Яңа ел табынына төрле салатлар, тутырган каз, бәлеш һәм төрле кабымлыкларны барыбыз да мулдан әзерлибез. Ни генә пешерсәк тә, бәйрәм табынына һәр уңган хуҗабикә пилмән пешерми калмыйдыр.
Пилмәннең дә төрләре бик күп, шулай да иң тәмлесе ит белән әзерләнгәне. Фаршка бераз тоз, борыч һәм сарымсак кына салганы тәмлерәк була. Пилмән камырын да, гади генә ясасак, тәмле килеп чыга. Камыр басар өчен йомырка, бер йомыркага ике аш кашыгы кайнар су яки шулпа алабыз. Савытка йомырка һәм суны салып болгатабыз да, күпме онны “ала”, шулкадәр салып, акрын гына уртача катылыкта итеп камыр басабыз. Баскан камырны 15 минут чамасы өстен каплап ял иттерәбез дә, бик калын итмичә генә җәеп, кисеп, пилмәннәр ясыйбыз. Гади, борынгыча, артык әйберләр салмый гына ясаган пилмән, бәйрәм табынын чын-чынлап бизәп кенә калмыйча, үзегезнең һәм кунакларыгызның күңеленә дә хуш киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев