Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Яңа ел табынына салат рецепты

Баулы хуҗабикәләренә Яңа ел табынына салат рецепты тәкъдим итәбез

Хуҗабикәләр бу бәйрәмгә аеруча әзерләнә. “Яңа ел экзотикасы” салаты табынның матур бизәге булачак. Аны әзерләү өчен нибары 30 минут вакыт кирәк.

Ингредиентлар:

Тавык филесы – 300 г

Каты сыр – 100 г

Майонез – 100 мл

Йомырка – 3 данә

Кишер – 2 данә

Киви – 2 данә

Әзерләү:

Беренче катлам. Тавык филесын пешереп суытырга һәм вак кына турап, әз генә майонез белән болгатырга кирәк. Тавык филесын тәлинкәгә тезегез, тәлинкә уртасына стакан куегыз.

Икенче катлам. Кыргычтан уылган кишер һәм майонез.

Өченче катлам. Кыргычтан уылган йомырка һәм майонез.

Дүртенче катлам. Кыргычтан уылган сыр һәм майонез.

Салатның өстен юка итеп киселгән киви телемнәре белән бизәгез. Әзер салатны 2-3 сәгатькә суыткычка куегыз.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев