Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Ял көннәре якыннарыгызны чәк-чәк белән сыйлагыз

Баулы хуҗабикәләре өчен җайлы һәм тиз генә чәк-чәк пешерү ысулы.

Камыр өчен өч йомырка, 2-3 калак сөт, бер  чәй калагы кунбагыш мае һәм калак очында гына чәй содасы. Кулга ябышмаслык итеп камыр басабыз, аны юка итеп җәябез. Токмач кискән кебек үк тасмалар ясап, токмач кебек кисәбез. Кызган майга салып пешереп алабыз. Болгатып торырга кирәк, тиз пешә. Алып маен саркытабыз һәм бал кушылган сироп белән болгатабыз.

Чәк-чәкләрне тәлинкәгә өябез. Кулга ябышмасын өчен кулларны суга тыгып алырга кирәк. Чикләвекләр, җиләк- җимешләр белән бизәргә мөмкин. Тиз һәм тәмле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев