Гречанкалар пешерү ысулы
Баулы хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез
Әлеге ризыкны ит фаршы һәм карабодай белән әзерлиләр. Гречанкаларны гадәти кәтлитләр кебек кыздырырга да, соус белән әзерләргә дә була. Соус белән пешергәндә алар сусылрак булачак. Бигрәк тә гөмбәле соус белән тәмле килеп чыга.
Кирәк булачак: 500 гр ит (күркә ите яхшы бара), 150 гр карабодай, 2 йомырка, 2 суган, тәменчә тоз, борыч, әвәләү өчен он, кыздырырга май.
Карабодайны суга салып пешерәбез.
Итне бер суган белән кушып иттарткычтан чыгарабыз. Фаршка йомырка, тәменчә тоз, борыч кушабыз. Яхшылап бутыйбыз.
Ит фаршы белән карабодайны кушып, кәтлитләр формалаштырабыз. Онда әвәләп, ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Бер суганны майда кыздырабыз. Шуңа су белән 1:1 күләмендә кушып болгатылган томатлы соус яисә паста салабыз.
Соус өстенә гречанкаларны төзеп, соус белән 20-25 минут пешерәбез.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев