Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Аш-су

Гөбәдия пешерү ысулы

Баулы хуҗабикәләренә гөбәдия пешерү ысулын тәкъдим итәбез

Камыр өчен: 180-200 гр атланмай, 110 гр шикәр комы, 1 йомырка, 300-350 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз.

Майны турап, шикәр комын салып бергә бутыйбыз. Онның беразын салып, валчык хасил булганчы уабыз. Йомырканы болгатып салабыз. Калган онны, камыр көпшәкләндергечне салып, камырны басабыз. Йомшак кебек булса, бераз он өстәргә мөмкин. Камырны пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз.

Эчлек өчен: 1 стакан дөге (бүрттерелгән), кызыл эремчек (корт), йөзем җимеше.

Камырны җәеп, майланган табага салабыз. Беренче итеп корт җәябез, аның өстенә дөге салабыз, дөгене салгач, бераз шикәр комы салып, эретелгән ак май сибеп чыгабыз. Соңыннан йөзем җимеше салабыз.

Гөбәдиягә йомырканы теләгән очракта  салырга була. Калган камырны юка итеп җәеп, өстенә тигез итеп каплап бөреп чыгабыз. Өстенә валчык сибеп, кызган газ миченә тыгабыз. 200-230 градус кызуда пешерәбез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев