Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Форель белән оливье салаты

Баулы хуҗабикәләренә салат рецепты тәкъдим итәбез

Кирәк: аз гына тозланган 100 гр форель балыгы, 2 бәрәңге, 1 кишер, 1-2 тозлы кыяр, 2 аш кашыгы консервланган борчак, 1 кызыл суган, 2 аш кашыгы майонез.

Яшелчәләрне алдан пешерергә кирәк. Бәрәңгенең аз крахмаллысын сайлагыз һәм озак пешермәгез. Ул туралганнан соң боламыкка әйләнмәсен.

Кыяр, кишерне дә шакмаклап турарга.
Суганны шулай ук вак итеп турап, яшелчәләрнең барысын бергә кушарга.

Балык башка ризыклардан бераз эрерәк итеп турала.
Салатны өстәлгә бирелер алдыннан гына майонез салып болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев