Эремчектән рогаликлар
Баулы хуҗабикәләренә эремчекле рогаликлар рецептын тәкъдим итәбез
Киршк: 150 гр сыер мае (угычтан уабыз), 200 гр эремчек, 0,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) , 1 пакет ванилин, он.
Барлык ингредиентлардан йомшак, кулга ябышмый торган камыр басабыз. Әзер камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Аннары өч тигез өлешкә бүләбез дә 0.3-0.5 мм калынлыкта түгәрәк җәемнәр җәябез. Җәемгә шикәр комы сибеп, 12 тигез өлешкә бүләбез. Рогаликлар ясап төрәбез. Өсләренә шикәр комы сибеп, 180 С° кызулыктагы газ мичендә өсте кызарганчы пешереп алабыз.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев