Эремчекле печенье рецепты
Камырга онны чамалап кушарга кирәк, юкса печеньелар каты булачак.
Эремчекле печенье өчен: 180-200 грамм эремчек, 1 йомырка, 100 гр атланмай, 6-7 аш кашыгы шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, бер уч шоколад тамчылары яки йөзем җимеше, 200 гр он.
Иң элек йомшак атланмай белән эремчекне блендер белән яхшылап издерергә кирәк. Блендер булмаган очракта эремчекне башта 1-2 тапкыр иләк аша үткәреп алырга, аннан май белән озак кына болгатырга.
Бу массага йомырка, шикәр комы, шоколад, көпшәкләндергеч кушарга. Кулдан төшерлек йомшак камыр ясыйбыз. Онны чамалап кына салырга, эремчек коры булса он азрак китергә мөмкин, күп он кушкан очракта печенье каты булачак.
Әзер камырны кимендә ярты сәгатькә суыткычка куярга. Печенье ясарга шулай җиңелрәк булачак.
Печеньеларны духовкада 170 градуста йөзе килгәнче пешерергә.
Печеньены бантиклар рәвешендә, түгәрәк, рогалик рәвешендә дә ясарга була.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев