Эремчекле «Шарлотка»
Баулы хуҗабикәләренә чәй табынына шарлотка рецепты.
Чәй янына әлеге тәмле ризыкны пешерү өчен: 5 йомырка, әчкелтем 4 алма, 250 гр шикәр комы, 400-450 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхитель - рус.), 400 гр эремчек, 180 гр ак май кирәк булачак.
Йомырканы шикәр комы белән яхшылап богатыгыз. Йомырка кабарырга тиеш. Эремчек, йомшартылган май өстәп, эремчек “бөртекләре” беткәнче болгатыгыз.
Шуңа он, камыр көпшәкләндергеч өстәгез. Алмаларны вак кына итеп шакмаклап турарга. Теләсәгез кабыгын әрчи аласыз.
Алманы камырга кушыгыз һәм бутагыз. Камырны савытка салып тигезләгез.
180 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгып, 40-50 минут пешерергә. Пешеп чыкканнан соң пирог өстенә шикәр комы пудрасы сибәргә мөмкин.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев