Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Эремчекле коймаклар

Тугызынчы сыйныфта укучы Самира Чулпанова кечкенәдән үк әнисенә аш-су пешерергә ярдәм итә. Шунлыктан, ул бүгенге көндә бик күп тәм- томнарны үзе генә дә әзерли, якыннарын көн саен нинди дә булса тәмле ризык пешереп сыйларга ярата. Яшь пешекче чәйгә тиз әзерләнә торган эремчек коймакларын(сырники) аеруча яратып пешерә.

Самира үзе яратып пешерә торган эремчек коймаклары рецепты белән бик теләп бүлеште.

– Ярты килограмм эремчеккә, дүрт аш кашыгы он, бер-ике йомырка, чеметем генә тоз, яраткан кешегә ванилин салырга да мөмкин, ярты чәй калагы чәй содасы яки бер чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк була, – дип сөйләде Самира. – Эремчек куе сөттән ясалган булса, коймаклар аеруча тәмле була. Алда әйтеп киткән әйберләрне салып, камыр ясыйбыз. Камырдан бик калын итми генә кулдан коймакалр ясап, ике ягын да онда әвәлибез һәм кызган майлы табада ике ягын да кыздырып алабыз. Мондый коймаклар пешергәндә банан да салсаң, тагын да тәмлерәк булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев