Эремчекле камыр белән итле урама
Баулы хуҗабикәләренә ризык рецептлары тәкъдим итәбез
Камыр өчен кирәк:
250 г эремчек
2 йомырка
1 бал калагы аш содасы
2 стакан он
2 бал калагы үсемлек мае
Эчлек:
ит фаршы
тоз, борыч
Бөтен әйберне бергә кушып, камыр басабыз.
Җәелгән камыр өстенә тигезләп фаршны җәябез.
Рулет рәвешендә бөгәбез.
1 смлы итеп түгәрәкләр кисеп алабыз.
Тирән савытка май салып кыздырабыз.
“Татар халык ашлары”ннан
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев