Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Эремчекле алма

Баулы хуҗабикәләренә якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлау өчен бер рецепт тәкъдим итәбез

Кирәк әйберләр:
4 алма, 100 гр эремчек, 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы бал, бераз чикләвек, 1,5 аш кашыгы манный, 1 аш кашыгы май, бераз дарчин.

Әзерләү тәртибе:
Чикләвекне вакларга һәм манныйга салырга. Шуларны эретелгән майга кушабыз. Эремчек, бал, йомырка сарысы өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Алмаларны юабыз, өстен кисеп алабыз һәм йомшагын кашык белән чыгарабыз. Алманың өченә эчлек салабыз да, 180 градус кызулыкта 15 минут пешереп алабыз. Ахырдан дарчин сибәбез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев