Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Эремчек пилмәне ясау ысулын Баулы хуҗабикәләренең исләренә төшерәбез

Мул тормышта яшибез. Ризыкны да көн саен төрләндереп торырга яратабыз. Шулай да кибеттән сатып алган ризыкка караганда, өйдә әзерләнгәне файдалырак та, тәмлерәк тә. Элек-электән әниләребез, әбиләребез яратып әзерләгән вареник ягъни эремчек пилмәне ясау ысулларын искә төшерик әле.

Вареникның бик күп төрләре бар. Хуҗабикәләр аның эчлеген дә төрләндерә, ясау формаларын да төрлечә итә. Ә без сезгә гади эремчек һәм яшел суган белән ясалганын исегезгә төшерәбез.

 

Эремчек пилмәне ясау өчен берничә йомыркага бераз гына су, көнбагыш мае, бер чеметем генә тоз салып каты итмичә генә камыр басабыз. Камыр бераз “ял” иткән арада, эчлек әзерлибез. Эремчеккә йомырка сытабыз, яшел суган турап салабыз, тәменчә тоз өстибез. Эремчек майсыз булса, бераз гына авыл каймагы яки сөт өсте салырга була.

Ясаган эремчек пилмәннәрен сөттә дә, суда да, парда да пешерергә була. табынга биргәндә каймак яки ак май салсагыз тагын да тәмлерәк була.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев