Эльза Шараковадан помидор согы рецепты
Баулы районының аш-суга оста хуҗабикәләре исемлеген Исергәп авылында яшәүче Эльза Шаракова да тулыландыра. Ул гади генә итеп ясалган томат согы рецепты белән бүлеште.
– Помидорларны юам, үскән урынын –төбен кисәм, аннары турыйм. Зур кастрюльгә салам, әз генә пешереп алам, согы чыга башлаганчы. Аннары шул пешкән помидорларны иләк аша чыгарам. Иләк аша чыккан сокка бераз гына тоз өстим һәм кайнатып чыгарам. Стериль банкаларга салам һәм тимер капкач белән ябып, банкаларны әйләндереп куям. Өсләрен каплыйм. Шулай иртәнгә кадәр торалар. Томат согы тәмле дә, файдалы да.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев