Димләмә әзерләү рецепты
Яшелчәләр сутында пешкән ит телне йотарлык була.
Безгә кирәк булыр:
Сөякле сарык ите — 700 грамм;
Бәрәңге — 4;
Кишер — 2;
Болгар борычы — 2;
Баклажан — 1;
Кәбестә — 100 грамм;
Помидор — 2;
Сарымсак — 1 баш;
Суган — 3;
Тәмләткечләр (зира, кориандр һәм башкалар);
Үсемлек мае — 2 кашык;
Яшел аш тәмләткечләр.
Казан төбенә үсемлек мае салабыз һәм эре кисәкләп туралган итне урнаштырабыз. Ит өстенә тоз, тәмләткечләр сибәбез.
Икенче катлам — түгәрәкләп туралган кишер.
Өченче катлам — суган.
Шуннан соң эре итеп туралган яшел аш тәмләткечләр салабыз. Һәр катламга тоз һәм тәмләткечләр сибеп барабыз.
Хәзер инде эре итеп түгәрәкләп туралган баклажан кисәкләре тезәбез.
Чираттагы катламнар — болгар борычы, янә суган, помидор һәм тагын яшел аш тәмләткечләр.
Шуннан соң шулай ук эре итеп түгәрәкләп туралган бәрәңгене һәм сарымсак тырнаклары салабыз.
Иң соңгы катлам — кәбестә. Аны эре-эре өлешләр белән салырга кирәк. Кәбестә барлык яшелчәләрне каплап, пар чыгуны тоткарлап торырга тиеш.
Казанны тыгыз итеп ябып, өстен юеш тастымал белән бәйләп тә куярга киңәш ителә. Кайнап чыккач, утны бик аз калдырырга һәм 2,5 сәгать пешерергә кирәк.
Димләмәгә бер тамчы да су салырга кирәкми. Яшелчәләрдән сут чыга һәм ит шул сутта пешә. Шуңа помидорны күбрәк салырга да була. Бу ризыкның исе дә баш әйләндергеч тәмле була.
Әзер димләмәне өлешләп бүлеп бирәләр. Һәр тәлинкәгә яшеләчәләрнең барлык төре дә эләгергә тиеш. Иң соңыннан тәлинкәгә итне салалар.
Сарык ите булмаса, башка ит тә ярый. Мәсәлән, сыер ите, тавык. Тавык ите куллансагыз, яшелчәләрне бераз ваграк турарга була, чөнки тавык тизрәк пешә. Башка яшелчәләр кушарга, кайберләрен алыштырырга да була.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев