Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Чокыр таба коймагы

Элек-электән аш-су әзерләү осталыгында татар хатын-кызларына тиңнәр булмагандыр ул. Бүгенге көндә дә өстәлләребез мул, ашыйсы килгән ризыкларны пешерү мөмкинлегебез зур. Кайчакта әбиләребез, әниләребез пешергән, инде онытылып барган тәм-том рецептларын, әзерләү ысулларын да искә төшерәбез. Шуларның берсе чокыр таба коймагы.

Без кечкенә чакта чокыр таба коймагын әбием ипи салыр алдыннан тиз генә мичтә пешереп ала иде. Аның тәмлелеге, йомшаклыгы... Аннары шулай ук итеп әнием пешерә башлады. Тик заманалар үзгәреп, өйдәге мичләр сүтелгәч, чокыр таба коймагы да газда пешерелә торганга әверелде. Әнидәге борынгы чуен табаны сирәк-мирәк кенә кулдан-кулга йөртеп чокыр таба коймагын пешергәләдек. Күптән түгел генә интернет магазин рекламасында шундый ук таба күзгә чалынды. Ике дә уйламый аны сатып та алдым. Чокырлы чуен табам үземдә булгач, өйдәгеләрне дә еш кына чокыр таба коймагы белән сыйлау җае барлыкка килде. Ял көннәрендә пешергән йөземле чокыр таба коймагын статусыма да куйган идем. Күпләр мондый таба барлыгын белми дә булып чыкты. Ә белгәннәре шул ук көнне шундый коймак пешерәчәкләрен, рецептны искә төшергән өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

Коймак камыры гади итеп кенә әзерләнә. Камырны һәрвакыт күзгә чамалап кына ясыйм. Аның өчен бер үк күләмдә җылымса су һәм сөт алабыз, аңа чүпрә (брикетлысы яхшырак кабара), тоз, шикәр комы салып болгатам, он салып куе итмичә генә коймак камыры ясыйм, аның кабарганын 15-20 минут чамасы көтәм. Шуңа бер-ике йомырка сытып туглыйм да, майлы табага салып пешерә дә башлыйм. Бер ягы кызара башлагач, икенче ягын чәнечке белән әйләндерәбез. Чистартып юган йөзем өстәргә була. Камыр салыр алдыннан табадагы чокырларга май тамызып алырга кирәк.

Бик тәмле булып кабарып пешәләр. Мондый гадәти булмаган чокыр таба коймагын балалар аеруча яратып ашый.

(якынча 0,5 л сөт+су, берәр чәй калагы тоз һәм шикәр комы, 30-50гр чүпрә, он, 1-2 йомырка, берәр уч йөзем җимеше, пешерер өчен чистартылган көнбагыш мае)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев