Челтәрле коймак рецепты
Әлеге ысул белән пешерелгән коймаклар нәзек кенә, челтәрле килеп чыга.
Кирәк булачак:
1 стакан кефир, 150 гр он, 1 йомырка, 1/3 чәй кашыгы чәй содасы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан кайнап кына чыккан су, 1/3 чәй кашыгы тоз.
Кефир, йомырка, шикәр комы, тоз һәм онны яхшылап бутарга.
Кайнар суга аш содасы салып, тиз генә бутарга һәм беренче катнашма белән кушып, болгатырга. 5 минут тотарга. Үсемлек мае кушарга.
Кызган табаны майлап, камырны юка гына салып, коймакларны ике яклап кыздырырга.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев