Чахохбили рецепты
Баулы хуҗабикәләренә чахохбили рецептын тәкъдим итәбез
- 2 кг чамасындагы тавык;
- 1 кг помидор (артыграк булса да ярый);
- 1 баллы борыч (тәм өчен генә, яратмасагыз, салмаска да мөмкин);
- 1 кг суган;
- ярты лимон;
- 1 чәй кашыгы «Хмели-сунели»
- аш тәмләткече;
- 1 чәй кашыгы аджика (кыркурак яратучылар күбрәк тә сала ала);
- берәр тотам рәйхан, кинза, петрушка (кинзаның тәме көчле, саграк булыгыз);
- 6 тырнак сарымсак;
- тәменчә тоз;
- үсемлек мае.
Эш барышы:
Тавыкны зур булмаган кисәкләргә турыйбыз (бик вак та булмасын). Казан төбенә үсемлек мае салып, эрерәк кенә итеп туралган суганны алтынсу төскә керә башлаганчы кыздырасың. Суган өстенә ит салабыз һәм болгата-болгата кыздырабыз. Капкачын япмый торабыз. Ит ике яклап кызарырга тиеш.
Аннары ит өстенә туралган помидор белән туралган борычны салабыз, сарымсак өстибез. Барысын бергә болгатып, помидорның суы чыкканын көтәбез. Әгәр дә помидорлар бик сусыл булып, чыккан суы итне күмәрлек булса, башкача су салырга кирәк түгел, әгәр кимрәк икән, итне күмәрлек итеп кенә кайнаган су салабыз һәм казан өстен капкач белән каплыйбыз. Йомшарганчы талгын гына итеп пешерәсең.
Казанга аджика белән «Хмели-сунели» тәмләткечен салабыз, аннары тәменчә тоз сибәбез. Газдан алырга 5-10 минут чамасы калгач, туралган яшел үләннәрне кушабыз, ярты лимонның сутын сыгабыз. Әзер чахохбилины зур тәлинкәгә түшәлгән салат яфраклары өстенә өеп, табынга бирәбез, янына ярып кына пешерелгән бәрәңге тезеп чыгарга була. Ә инде шулпасын, һәркем итне үз тәлинкәсенә бүлеп алганнан соң, ит өстеннән сибәләр.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев