Бәйрәм табынына кабымлык
Баулы хуҗабикәләренә җайлы гына әзерләнә торган кабымлык тәкъдим итәбез
Кирәк:
тарталетка
тавык ите
шампиньон
каймак
суган
тәменчә тоз
сыр
Иң беренче эш итеп тавыкның түш итен вак итеп турап, тозлы суда тиз генә пешереп алырга һәм суын сөзәргә.
Туралган шампиньонны суган белән бераз тоз салып кыздырырга.
Кызгач, өстенә итне салырга. Бер кашык кибет каймагы өстәп болгатырга.
Суынгач, тарталеткаларга салып, өстенә сыр уарга һәм ул эрегәнче мичкә тыгып алырга.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев