Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Бәхет” салаты

Яңа ел табынына бу тәмле салатны әзерләргә онытмагыз.

Бу матур да, тәмле дә булган салат өчен 300 грамм тавык ите, 150 грамм шампиньон, бер яшел кыяр, бер кап “Дружба” сыры, 2 йомырка, 70 грамм каты сыр, бизәү өчен укроп яисә петрушка яфрагы, майонез кирәк булачак.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Шампиньоннарны түгәрәкләп турап, коры табада кыздырып алабыз.
Итне тәлинкәгә беренче катлам итеп салабыз. Өстенә майонездан челтәр ясыйбыз.

Икенче катламга эре кыргыч аша чыгарылган кыяр салабыз. Ә аның өстенә янә челтәр рәсеме ясагандай майонез агызабыз.
Киләсе катламга эре кыргыч аша чыгарган “Дружба” сыры һәм, шулай ук, майонез ягыла. Алдагы катлам — шампиньон. Аның өстенә эре кыргыч аша чыгарган каты сыр салына, янә майонездан челтәр ясыйбыз.

Соңгы катламга эре кыргыч аша чыгарылган йомырка агы һәм янә майонездан челтәр ясыйбыз.
Салатның өстен йомырка сарысы һәм яшел үләннәр белән бизибез.

Әзер салатны бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә ул бигрәк тә тәмле булачак.
 

Чыганак

Фото: фрипик,ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев