Бавыр торты
Бик тәмле һәм туклыклы торт рецепты тәкъдим итәбез. Сез дә пешереп карагаз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Кирәкле ингредиентлар:
— 700 гр сыер бавыры
— 2 йомырка
— 100 мл сөт
— 2 уртача суган
— 2 кишер
— 3 тырнак сарымсак
— майонез
— көнбагыш мае
— тәменчә тоз
Әзерләү процессы:
1. Суганны вак итеп турыйбыз.
2. Вак угычта кишерне уабыз.
3. Көнбагыш маенда суганны әз генә кыздырып алабыз.
4. 2 минуттан кишерне дә өстибез.
5. Сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз.
6. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз.
7. 2 йомырка кушып болгатабыз.
8. Сөт, он өстибез.
9. Майланган табада коймак формасында килеп чыккан массаны 5 минут кыздырабыз. Диаметры 16 см булса тортыгыз матур чыгар.
10. Коймакка җылы чакта майонез сылыйбыз. Өстенә кишер-суганлы массаны ягабыз. Аннары киләсе коймакны куябыз.
Торт өстен теләгәнчә бизибез. Бавыр тортын җылы килеш тә, салкын килеш тә ашарга була.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев