Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулыларга хуш исле пирог рецепты

Табигатьтә көз хакимлек итә. Алмалар өлгергән чак. Ә аннан күптөрле сый-нигъмәтләр әзерләргә була. Эльвина Фазлыева алмадан хуш исле галета рецепты тәкъдим итә.

Билгеле, бу пирогны ел әйләнәсе пешерергә була – кибетләрдә алма тулып ята. Тик үзеңнең бакчада өлгергән хуш исле алмага җитәме соң инде! Эльвина Фазлыева әйтүенчә, әлеге пирогны пешерүнең бер авырлыгы да юк. Галета – өсте ачык пирог ул.
Камырга:
– 100 грамм кайнап торган су
– 5 аш кашыгы үсемлек мае
– ванилин
– ярты чәй калагы тоз
– 1 аш кашыгы шикәр комы
– 1 чәй калагы камыр йомшарткыч
– 300 грамм он

Эчлеккә:
– 4 алма
– 2 аш кашыгы шикәр комы
– 1 грамм төелгән корица
– 20 грамм атланмай

Эш барышы:
Камыр ясар өчен, башта барлык коры ингредиентларны бергә болгатабыз. Аннары шуңа кайнап торган су һәм үсемлек мае өстәп,  камыр басабыз. Суыткычта ярты сәгать ял иттергәч, артык юка итмичә җәябез (чама белән 30 сантиметр диаметрлы була). Камырны табага куеп, әрчелгән, юка телемләп киселгән алманы матур итеп тезеп чыгабыз (камыр кырыннан 2-3 сантиметр калырга тиеш). Өстенә шикәр комы һәм корица сибәбез, ак май кисәкләре тезәбез. Камырны, таба кырыннан эчлек өстенә аз гына каплап, бөреп куясы гына кала. 180 градуска кадәр кызган духовкада, алмалар бераз йомшарганчы, чама белән 25 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!
Фото: Эльвина Фазлыева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев