Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә тәбикмәк рецепты

20 мартта Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Гает көнне өйдә таба исе чыгарырга кирәк, дип әйтәләр. Шул уңайдан, үзенчәлекле тәбикмәк рецепты белән уртаклашабыз.

  1. Ярты стакан суга 1әр аш кашыгы чүпрә һәм шикәр комы, бераз он салып, бераз ачытабыз, апара ясыйбыз.
  2. Бер литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз саласы. Шуңа кабарган апара, он салып, каты итмичә камыр ясап куябыз (пирожки камыры кебегрәк була).
  3. Камыр кабарып менгәч, шуңа 4 йомырканы берәмләп салып туглыйбыз. Азрак кабаргач,  1 литр сөтне кайнарлап салып сыеклыйбыз. 15 минут торгач, ярты бал кашыгы соданы уксус белән сүндереп, камырга салып болгатабыз. Аннары ярты стакан сыек май салып болгатасы. Камыр азрак торгач, өлгергәч, пешерә башлыйбыз.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев