Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә кыстыбый пешерүне искә төшерәбез

Милли ашларыбыз күп төрле. Алар арасында тиз генә әзерләнә торганы – кыстыбый. Аны бәрәңге белән дә, тары ярмасы белән дә пешерәләр. Кыстыбый җылы килеш тә, салкын килеш тә тәмле була.

Кыстыбый камырына да, эченә салынасы бәрәңгегә дә артык әйберләр салырга кирәкми. Гади генә итеп пешерелгән иң тәмлесе. Кыстыбый пешерү өчен йомырка, җылымса су, чеметем генә тоз, бераз көнбагыш мае яки сөт өсте салып йомшак кына камыр басып куябыз. Камыр “ял” иткән арада бәрәңге әрчеп, пешерергә куябыз. Кыстыбый өчен бәрәңге пюресы бераз сыеграк һәм аз гына тозлырак булса, тәмлерәк булачак.

Әзер камырны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәеп, ике ягын да табада кыздырып алабыз. Кызган берсен алып майлап өя барабыз. Бер-берсе өстенә өя барганда, алар йомшара һәм бәрәңге салып бөкләгән вакытта сынмыйлар.

Эчлек өчен бәрәңгене төйгәндә яшел суган да салырга мөмкин.

Кыстыбыйларыгыз тәмле булсын!

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев