Баулы хуҗабикәләренә кыяр маринадлау ысулы
Июнь-июль айларында уңган хуҗабикәләр киләсе кыш өчен мул итеп кайнатма, компот, салатлар яба. Бакча җиләгеннән соң урман җиләге, аларга ялганып ук кура җиләге дә пешә башлый. Барысына да өлгер генә. Ә кыярларны эшкәртү – үзенә бер аерым хезмәт, осталык әһм тырышлык таләп итә.
Ел саен кыярларны тозлау, маринадлау ысулларын да төрләндерергә яратабыз. Узган еллар бер төрле итеп эшкәртсәк, быелга яңа рецепт эзлибез. “Баулы-информ” уңган хуҗабикәләр өчен уңайлы гына итеп кыяр маринадлау ысулын тәкъдим итә.
Алдан ук вак һәм уртача кыярларны юып, әзерләп куябыз. Банкаларны стерильләштерәбез һәм вакланган сарымсак, укроп, петрушка, лавр яфрагы, берничә төелмәгән түгәрәк борыч салабыз. Алар өстенә кыярларны тезеп тутырабыз.

Маринад әзерлибез: 3 литр кайнап торган суга 5 аш кашыгы тоз, 8 аш кашыгы шикәр комы, 12 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салабыз. Әлеге маринадны кыярлар тутырылган банкага салабыз һәм кыярларның төсе үзгәргәнче парда тотабыз да тимер капкач белән ябып куябыз. Япканнан соң банкаларны әйләндереп куябыз һәм өсләрен каплыйбыз. Кетердәп торган тәмле кыяр була, кыш көне аның маринадын эчәргә тәмле.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев