Баулы хуҗабикәләренә катык ясау ысулын исләренә төшерәбез
Экологик яктан чиста, үзең җитештергән ризыклар кибеттән сатып алганныкына караганда, күпкә файдалырак та, куркынычсызрак һәм тәмлерәк тә. Алдагы язма белән Баулы хуҗабикәләренә борынгыча итеп сыер сөтеннән катык ясау ысулын исләренә төшерәбез.
Катыкны төрлечә итеп ясарга була. Аның иң уңайлысы, тиз әзер була торганы – гади, ак катык. Аны ясау да озак вакыт таләп итми. Шулай да, сөтне никадәр озаграк кайнатасың, катык та шулкадәр тәмлерәк һәм куерак була.
Кайнаткан, 30-40 градуска кадәр суынган сөткә оеткы салабыз. Гадәттә, өч литр сөткә 4-5 аш калагы оеткы җитә. Оеткы салынган савытны төреп куярга һәм 5-6 сәгать селкетмәскә генә кирәк.
Ак катыкны җиләк-җимеш яки шикәр комы салып, кайнар ашка салып та ашарга, эсседә сусаган вакытта әйрән ясап эчәргә дә тәмле була.
Катык ясаган вакытта аңа кызыл чөгендер салсаң, ул бик тәмле кызыл катыкка әйләнә.
Шуны да истә тотарга кирәк, иң тәмлесе – куе сөттән, озак итеп ясаган катык.
Фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев