Баулы хуҗабикәләренә эремчек суыннан тәбикмәк рецепты
Эремчек суының (сыворотка) файдасы хакында сөйләп торуның кирәге юктыр. Ул элеккеге заманнардан ук аш-су пешергәндә, эчемлекләр ясаганда, камыр ризыклары әзерләгәндә киң кулланылган. Алай гына да түгел, эремчек суын косметик чара, чәчләрне тәрбияләгәндә дә әбиләребез һәм әниләребез оста кулланган. Ә без бәйрәм алды көннәрендә укучыларыбызга эремчек суыннан пешерелгән тәбикмәк рецептын тәкъдим итәбез.
Ярты литр җылымса гына эремчек суына, бер калак тоз, шикәр комы, бераз гына коры чүпрә, 1-2 калак көнбагыш мае салып болгатабыз. 7-8 аш кашыгы манный ярмасы, берәр стакан он кушып (он сотавына карап күбрәк тә салырга мөмкин) болгатып камыр ясап куябыз. 15-20 минуттан соң аның кабарганы күренә. Камырга 1-2 йомырка сытып болгатабыз да, өске ягындагы күбекләнеп, күпереп торган өлешен зур калак белән алып табага салып пешерә торабыз. Әзер тәбикмәкләрне ак май белән майлап чәй табынына бирәбез. Тәмле булсын.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев