Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә “Экспресс” салаты

Вакыт ягы кысан булып та, нинди дә булса гадәти булмаган салат ашыйсы килгәндә, атаклы “Тбилиси” салаты мотивлары буенча салат ясап алырга киңәш итәбез – тиз дә, тәмле дә. Соя соусы кушу аңа үзенчәлекле төсмер өсти.

Ингредиенты:

• консервланган кызыл фасоль

2 помидор

1 кызыл суган

әстерхан чикләвеге

• петрушка

3 аш кашыгы соя соусы

3 аш кашыгы үсемлек мае

 

Эш барышы:

Кызыл суганны ярым боҗралап турарга һәм, соя соусына салып, биш минут тотарга, соусны түкмәскә. Помидорны эре кисәкләп турарга, петрушканы кул белән генә өзгәләргә, әстерхан чикләвеген кыздырып алырга һәм вак кисәкләргә вакларга. Консервланган кызыл фасольне су белән юдыртырга, саркытырга. Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга. Үсемлек мае өстәргә, тоз саласы түгел, чөнки соя соусы тозлы. Искиткеч тәмле һәм туклыклы салат килеп чыга.

 

“Тәмлекәй” рубрикасына рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

 

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев