Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә бавырсак пешерү серләре

Бавырсак, пәхләвә, кош теле кебек затлы ашамлыкларны кайбер хуҗабикәләр беренче тапкыр әзерләгәндә бераз куркып та калалар. Әлеге чәй ризыкларын, әйтерсең лә, бик осталар гына пешерә.

Бүген Баулы хуҗабикәләренә җайлы гына бавырсак пешерү рецептын исләренә төшерәбез. 
6-7 туңган йомырканы блендер ярдәмендә туглыйбыз, аңа ярты чәй калагы чәй содасы һәм бер-ике чәй калагы сыек көнбагыш мае салып болгатабыз. Әкрен генә аз-азлап иләнгән он салып сыек та, артык каты да булмаган камыр ясыйбыз. 40-45 минутка бүлмә температурасында гына “ял итәргә" куябыз. 
Ул арада бер савытка чистартылган һәм чистартылмаган көнбагыш маен салабыз, бераз эретелгән туңмай (каз мае да ярый) салып акрын гына утка куябыз. Ярты стакан чамасы су салабыз. Камырны тәгәрәтеп бау кебек ясыйбыз. Аны озынчалап та, түгәрәкләр ясап та ярый, кисәбез һәм җылымса гына булган майга салабыз. Астына ябышмасын өчен савытны селкеткәләп торабыз. Калак белән болгатканда бавырсакларның формасы бозыла. Камырлар май өстенә йөзеп чыккач кына калак белән болгатабыз. Бавырсаклар тигез пешсен өчен гел болгатып торырга кирәк. Кечкенә генә киселгән бавырсаклар да зур булып, кабарып пешәчәк. 
Әлеге камыр белән вак чәк-чәк тә, кош теле дә кисеп пешерергә була. 
Сироп ясап, тәлинкәгә өеп куясы гына кала. 
Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев