Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә балыкны тиз кыздыру ысулын искә төшерәбез

Аш-су әзерләүнең нинди генә алымын, төрен кулланмыйбыз. Көндәлек ризыклар арасында балыктан пешерелгәннәре дә зур урын алып тора. Бүген Баулы хуҗабикәләренә скумбрия балыгын суган һәм лимон белән әзерләү ысулын исләренә төшерәбез.

Скумбрия балыгының тәңкәсе юк, шуңа аны әзерләү дә тиз була. Гадәттә башы белән бергә пешерелгән балык өстәлдә тәмлерәк тә, матуррак та күренә. Шуңа аның эчен алып кына чистартасы һәм юасы. Балык түшкәсенә үткен пычак ярдәмендә берничә кисем ясыйбыз, эченә һәм тышына кирәгенчә тоз сибәбез. Кисемнәргә юка гына телемнәр белән лимон куябыз, суганны эре боҗралап турыйбыз. Балык эченә суганны вак итеп турап тутырсак та була. Балыкны кисмичә генә лимон кисәкләрен өстенә генә дә тезәргә була. Духовканың зур табасына балыкларны тезеп куярга кирәк, боҗралап тураган суганны да балык араларына гына куябыз. Табаны фольга белән каплап 30-40 минут пешереп алабыз. Өсләре кетердәп пешсен өчен, фольганы алып тагын ун минутка гына духовкага куеп алырга була.  Шулай ук балыкларны аерым-аерым да фольгага төрергә, борыч һәм укроп сибәргә була.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев