Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләре керән ясый

Помидор уңышының бер өлешеннән уңган хуҗабикәләрнең күбесе кышкылыкка керән ясап куя. Керән тамыры бар икән, калган помидорлар эшкә җигелә.

Өй шартларында ясалган керәннең файдасы турында сөйләп тору кирәкмидер дә. Иң беренче эш итеп помидорларның кызарганнарын сайлап алып юабыз, керән тамырын чистартабыз. Барысын бергә иттарткыч аша чыгарабыз. Керән тамыры күбрәк булган саен ул “өтә” торган була. Әлеге массага берничә теш сарымсак өстибез, тоз һәм теләгән кеше кызыл яки кара борыч салырга мөмкин. 
Әзер керәнне суыткычта яки салкын урында сакларга мөмкин. Керән туңган очракта да үзенең шифалы үзлеген югалтмый. 
– Узган ел мин сары помидордан керән ясаган идем ошамады, – дип сөйләде баулылы Фәхерниса Шәрипова. – Шуңа күрә хәзер кызыл помидордан гына ясыйм. Башка төрле помидор эләксә, керәннең төсе үзгәрә. Иң яхшысы – кызыл помидор. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев