Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләре каз тозлау һәм каклау серләренә өйрәтә

Татар халкы борынгы заманнардан ук күпләп кош-корт асрап яшәгән. Алар арасында каз аерым урын алып тора. Каз итеннән бәлеш, өчпочмак һәм башка төрле милли ризыкларны татар хатын-кызлары оста әзерли. Каз итеннән әзерләнгән ризыклар арасында иң тәмлесе тозлаган, каклаган каз. Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина безгә каз тозлау, каклау буенча мастер- класс күрсәтте.

Римма ханым каз тозлау өчен барлык кирәк-яракларны алдан әзерләп куйган. Каз түшкәсен тозлау өчен өч кап эре аш тозы, 9% аш серкәсе, төрү өчен махсус кәгазь, бәйләп куяр өчен уртача калынлыктагы җеп.

– Чиста, шома итеп йолкынган каз түшкәсенең як-якларын яхшы итеп, бастырып тоз белән уабыз, канат төпләренә, муен эченә аеруча игътибар бирергә кирәк, алар күгәрмәслек булсын, анда тозны аеруча күп сылыйбыз. Аннары казның эченә сыйган кадәр тоз тутырабыз. Башта шулай ук эчке яктан бастырып тоз ышкырга кирәк, кабырга араларына да тоз керерлек булсын, – дип аңлатты Римма Яруллина. – Аннары канат астындагы тозлары коелмасын өчен, аның канатларын гәүдәсенә җыеп бәйләп куябыз. Эченнән дә тозы коелмасын өчен сак кына тотып, озынрак энә белән каз тиресен тегеп куябыз. Аны агач таякчылар белән дә беркетеп куярга була, тик мин борынгыча, үзебезнең әбиләр, әниләр өйрәткәнчә тегеп куям. Алай пөхтәрәк була.

Казны тоз белән уып, эчен тегеп куйганнан соң, Римма ханым бер чиста гади чүпрәкне аш серкәсе белән чылатып, казны шуңа төрде.

– Серкә белән чылатылган чүпрәк ни өчен кирәкме? Болай эшләгәндә каз яхшырак саклана, бозылмый, – ди хуҗабикә. – Аннары кысып кына кәгазьгә төрәбез. Кәгазьне мин кибеттән махсус алам, андый кәгазьләр макарон яисә вермишельдә була. Шулай төрәбез дә, уртача калынлыктагы җеп белән кысып кына берничә җиреннән бәйлибез.

Болай итеп тозлаган каз биш-алты ай эчендә өлгерә. Кәгазен сүтеп, тозларын кырып, сыпырып төшерәсе һәм бераз чәй содасы кушылган су белән юып аласы.

– Тозлы каз түшкәсен шулай юып алганнан соң, бөҗәкләр тимәслек урынга кояшка элеп куялар, – ди Римма Яруллина. – Мин кояшка элеп тормыйм. Мунчаны ягып өлгерткәч, кызу таш өстенә җайлап кына элеп куям. Агып төшкән мае таммасын өчен астына савыт куям. Бер-ике тапкыр шулай киптергәч, тозлы каклаган каз әзер. Бик тәмле була!

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев