Баулылар арасында да как ясаучылар күп. Чөнки үз бакчаңда үскән җиләк-җимешләрдән ясалган каклар, кибеттән алган кәнфитләргә караганда, күпкә файдалырак.
Какны алма, җиләк, карлыган, кура җиләге, рәваҗ, хөрмә, хәтта кабактан да ясыйлар.
Гадәттә, каклар алма белән кушып эшләнелсә, йомшак, хуш исле һәм ертылып китми торган булып чыга. Алманың үзеннән генә как ясау өчен якынча ике килограмм алма, (алма әче булса, бер стакан шикәр комы кушарга була), бер стакан су кирәк. Алмаларның кабыгын чистартып, төшләрен алырга һәм 20-25 минут чамасы пешереп алырга кирәк. Блендер ярдәмендә пюре ясарга һәм махсус киптергечкә куярга. Кибү вакыты калынлыгына һәм киптерү җайланмасының көченә карый. Бик тиз һәм уңайлы эшләнә.
Әзер как тагын да тәмлерәк булсын өчен аны төрле чикләвекләр сибеп тә киптерергә мөмкин.
Нет комментариев